Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры «Жилстройсбережения» ипотека-туплау программасы урында Интернет челтәрендә язма бастырган.
"Без «Жилстройсбережения» ипотека-туплау программасы буенча процент ставкасын 4,95 процентка кадәр киметергә булдык. Әлегә кадәр ул 5,5-6 процент иде. Коронавирус белән бәйле гади булмаган чорда торак сатып алуда гражданнарга ярдәм итү өчен шундый чаралар күрдек. Без бит пандемиянең төбәк икътисадына гына түгел, ә кешеләрнең шәхси табышларына да тискәре йогынты ясавын аңлыйбыз.
Бу программаның асылы нәрсәдә икәнлеге турында сөйләдем инде, әмма тагын бер кат искәртергә кирәк дип саныйм. Чөнки проект, чыннан да, файдалы. Аның нәтиҗәлелеген федераль дәрәҗәдә таныдылар һәм илнең башка төбәкләрендә дә кертергә тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта безнең программа белән Төмән өлкәсе, Мордовия Республикасы һәм Краснодар крае кызыксынды инде. Алар белән бу уңайдан сөйләшүләр алып барабыз.
Программаның мәгънәсе шунда ки, дәүләт кешеләргә торак сатып алуга беренчел взнос өчен җитәрлек күләмдә акча җыярга ярдәм итә. Бу түбәндәгечә эшли. Кеше банкка килә, счетка 3-10 мең сум акча сала. Аннан соң 3 елдан алып 6 елга кадәр ай саен шундый ук сумма кертә. Дәүләт, үз чиратында, аңа үз премиясен өсти. Ул сумманың 30 процентын тәшкил итә. Дөрес, чикләүләр дә бар: премия аена 3 мең сумнан артмаска тиеш. Тик барыбер да яхшы өстәмә килеп чыга. Шулай итеп, ипотека буенча торак сатып алу өчен җитәрлек сумма килеп чыга.
Икенче мөһим яңалык. Программадан мөмкин кадәр күбрәк кеше файдалана алсын өчен без партнер-банкларның санын арттырабыз. Хәзер аны Саклык банкы һәм "Уралсиб"та гына түгел, «Банке ДОМ.РФ» һәм «СМП Банк»та да җыеп булачак.
Кешегә партнер банк бүлекчәсенә паспорт алып килергә һәм катнашу өчен гариза язу җитә.
Бүгенге көндә программага ун меңгә якын кеше кергән инде. Өч мең ярымнан артык яңа фатирларга керде. Кирәк булганда, бу программаны без алга таба да камилләштерәчәкбез. Чөнки арзан торак биредә төбәктә яшәү уңайлыгының төп факторларының берсе булып тора", дип язган ул.