«Коммерсантъ» гәзите мәгълүматлары буенча, кош ите һәм йомыркага бәяләрне дәүләт көйли башларга мөмкин. Бу хакта, басма хәбәр иткәнчә, социаль әһәмияткә ия продуктларга бәйле вәзгыять буенча оператив штаб утырышында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут белдергән.
Ведомствода, Хөкүмәт моңа хокуклы, дип саныйлар, чөнки соңгы ике айда күпчелек төбәкләрдә кош ите һәм йомырка 10 проценттан артык кыйммәтләнде. Шул ук вакытта кошчылар үзләре май һәм шикәргә ваклап сату бәяләрен билгеләүнең аларның күмәртәләп сату базарында бәясенең барыбер тотрыкландырмавын билгели.
Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгында “сүз бәяләр сәясәтенә турыдан-туры тыкшыну турында бармый”, дип ышандырдылар.
Фото:ТАСС