+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 апрель 2021, 16:50

Уфада тиздән IQ-парк ачылачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада ачылачак IQ-парк турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада ачылачак IQ-парк турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Безнең республикада югары технологияләр өлкәсендәге эшләнмәләр белән кызыксынучы талантлы яшьләр күп. Без аларның башлангычларын, әлбәттә, хуплыйбыз һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз. Төрле акселерация программалары, белем бирү курслары оештырабыз, бизнес башлап җибәрү өчен субсидияләр бүлеп бирәбез, «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортын ачтык. Шуңа да карамастан, Башкортстанны бу өлкәдә лидерларның берсе итү өчен безнең көч җитәрлек түгел. Ә без шундый бурыч куябыз.

Шуңа күрә без «Сколково» фонды белән Уфада IQ-парк булдыру турында килештек. Аны май аенда эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Биредә стартаперларны, яшь галимнәрне һәм югары технологияле компанияләрне берләштерәчәкбез.

Алар өчен кайбер бонуслар гамәлдә булачак.
Беренчедән, салым ташламалары.
Икенчедән, технопаркта катнашучылар 5-300 миллион сумга кадәр грантка дәгъва итә алачак.
Өченчедән, резидентлар күп кенә эре корпорацияләргә чыга алачак. Резидент аларга үзләренең технологик чишелешләрен тәкъдим итә.
Дүртенчедән, катнашучылар белән даими рәвештә остазлар эшләячәк.

Узган айда «Сколково» фонды Уфада стартап-тур үткәрде. IQ-паркның потенциаль резидентларын билгеләде. Алар арасында - стартапер Дим Булатов. Ул урман янгыны учакларын күрсәтергә, аның таралу динамикасын модельләштерергә һәм янгынны локальләштерүнең оптималь вариантларын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк автоматлаштырылган платформа тәкъдим итте. Моны мисал өчен генә яздым - сүзнең нинди җитди әйберләр турында барганын аңлыйсыздыр хәзер.

Технопаркка кертү өчен «Сколково» хәзерге вакытта 60тан артык гариза караган. Нигездә, бу - ягулык-энергетика комплексы һәм IT-сектор өчен эшләнмәләрдә махсуслашкан компанияләр. Без «Сколково» белән аларга ярдәм итәчәкбез, ә аннары - алар бөтен республикага ярдәм итә алачак", - дип язган ул.


Читайте нас