+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 апрель 2021, 14:04

Яңа поездда җилдереп йөрибез!

Агымдагы елның 2 апреленнән Башкортстанда «Уфа - Күмертау - Уфа» маршруты буенча, 2 вагонлы РА-З инновацион рельслы «Орлан» автобусын кулланып, көн саен шәһәр яны поезды йөри башлады.

Агымдагы елның 2 апреленнән Башкортстанда «Уфа - Күмертау - Уфа» маршруты буенча, 2 вагонлы РА-З инновацион рельслы «Орлан» автобусын кулланып, көн саен шәһәр яны поезды йөри башлады.

Шул ук вакытта юл вакыты ике тапкыр диярлек – 3 сәгать 50 минутка кадәр кимегән. Моңа кадәр пассажирларга Стәрлетамак станциясендә күчеп утырырга туры килгән, һәм сәфәр 6 сәгатьтән артык барган.

2 апрельдән әлеге маршрутның популярлыгы арта бара, пассажирлар агымы 1,5 тапкырга арткан. Көн саен 100дән артык пассажир ташыла. 13 апрельдә Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Сабиров һәм "Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры Антон Гармаш "Уфа - Күмертау - Уфа" поезды пассажирына 1000нче сертификат тапшырдылар. Ул БДМУның V курс студенты Юлия Тучкина булды. Бу көнне ул имтихан тапшырган һәм Мәләвезгә кайтып барган.

- Шәһәр яны поездыннан беренче тапкыр файдаландым һәм шундый шәп бүләк тә эләкте, - диде кыз. – Хәзер һәрчак аңарда йөриячәкмен.

Агымдагы ел ахырына кадәр Куйбышев тимер юлы юлда йөрү вакытын 3 сәгать 50 минуттан 3 сәгать 20 минутка кадәр кыскартырга планлаштыра. Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Куйбышев тимер юлы һәм «Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе»нең җайга салынган эше нәтиҗәсендә әлеге маршрут буенча тиз йөрешле шәһәр яны поездын җибәрү билгеләнгән сроктан алда мөмкин булды. Башта яңа маршрутны ачу агымдагы елның маена билгеләнгән иде.

Уку елы дәвамында мәктәп укучылары һәм көндезге уку формасы студентлары өчен шәһәр яны поездларына ташлама каралган.

Шулай ук 1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр ташламаларга 10нан артык категория ия. Алар арасында пенсионерлар, хезмәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән кешеләр, шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә гражданнарның башка ташламалы категорияләре бар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас