+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 апрель 2021, 09:55

Пенсия күпмегә арткан?

Узган елның дүртенче кварталында илдә пенсияләрнең уртача күләме 16 790 сум тәшкил иткән.

Узган елның дүртенче кварталында илдә пенсияләрнең уртача күләме 16 790 сум тәшкил иткән.

Бу хакта Росстат мәгълүматлары басылып чыкты.

"Картлык буенча пенсияләр 2019 елның дүртенче кварталында 15 878 сум булып, 2020 елның дүртенче кварталында 16 790 сумга җитте яки 5,74 процентка артты», — дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Шул ук вакытта русиялеләрнең җан башына уртача керемнәре күләме 42 543 сумга кадәр җиткән.
Шулай ук номиналь уртача хезмәт хакы күләме узган ел 4 360 сумга яки 8,44 процентка арткан. 2019 елның дүртенче кварталында ул аена 51 684 сум тәшкил итте, 2020 елда — 56 044 сум.
Хәбәр ителгәнчә, Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) экспертлары русиялеләрнең бер өлеше картлык буенча пенсиясез калырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән иде. Аналитиклар докладында пенсиягә чыгучы барлык гражданнарга да туры килми торган таләпләрнең артуы турында әйтелә. Шуның белән бер үк вакытта, 2030 елга пенсия яшендәге гражданнар саны Русия халкының 29 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас