+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2021, 14:10

Башкортстан - икенче урында

Башкортстанның Икьтисадны үстерү фонды узган елда Гомумрусия нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынны яулаган. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә хәбәр итте.

Башкортстанның Икьтисадны үстерү фонды узган елда Гомумрусия нәтиҗәлелек рейтингында икенче урынны яулаган. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә хәбәр итте.
"Без 17 позициягә күтәрелдек. Бу төбәктә билгеләнгән икьтисадны үстерү стратегиясенең дөрес булуын күрсәтә. Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, Фонд программасы аша без 34 предприятиегә 9,2 миллиард сум инвестиция җәлеп итүгә ирештек. Бу акчага компанияләр импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашырды һәм көндәшле продукция җитештерә башлады. Бу предприятиеләр федераль һәм республика бюджетына 457 миллион сум салым күчерделәр. Биш меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителде", - дип язды Андрей Назаров "Инстаграм"да.
Фото: "Инстаграм"
Читайте нас