+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2021, 14:10

Башкортстан "Минем бизнес" үзәкләре рейтингында беренче урынны алды

Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников Калининград өлкәсендә 15-17 апрельдә уза торган Бөтенрусия конференциясендә былтыргы эш нәтиҗәләре буенча «Минем бизнес» үзәкләре рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте.

Башкортстанның "Минем бизнес" үзәге, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча илдә беренче урынны алды.

Елның якынча нәтиҗәләре турында декабрьдә узган Русия Икътисади үсеш министрлыгының пленар утырышында министр урынбасары Татьяна Илюшникова хәбәр иткән иде. Ул чакта ук Башкортстан иң яхшы биш төбәк арасында иде.

Узган елда үзәк 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча экспертларның 4 меңгә якын консультациясе булган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас