+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2021, 09:20

Электрон форматка күчәбез!

Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү бурычын тормышка ашыра.

Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү бурычын тормышка ашыра.

- Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен санлаштыру ведомствоара буталчыклар санын киметүгә, шулай ук коррупция ихтималын киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, гаризаларны карау вакыты да шактый кими. Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү системасын алга таба камилләштерү юридик берәмлекләр өчен җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә барлык төр хезмәтләрне бары тик электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, - дип билгеләп үтте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Бүген Башкортстанда электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (https://gosuslugi.bashkortostan.ru/) җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә 17 дәүләт хезмәте күрсәтелә.

Агымдагы елның 1 февраленнән кулланучының шәхси кабинетында документлар бирү, аларны тикшерү, хаталар турында хәбәр итү процессы автоматлаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас