+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2021, 15:00

Хезмәт җитештерүчәнлеге арта

Башкортстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәверендә катнашучы предприятиеләрдә җитештерүне арттыру 45 процент тәшкил итте.

Башкортстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәверендә катнашучы предприятиеләрдә җитештерүне арттыру 45 процент тәшкил итте.
Бу - республикада хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенциялер үзәге (РЦК) экспертлары катнашлыгында гамәлгә ашырылган проектлар буенча нәтиҗәләрнең уртача күрсәткече. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади усеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
- Башкортстан предприятиеләренең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашуы төбәк сәнәгатен үстерү өчен сыйфатлы яңа юнәлешләрнең берсе булып тора. Үсеш нокталарын сату базарларын киңәйтүдә генә түгел, ә процесслар барган урыннарда да табарга мөмкин бит. Катнашучы предприятиеләр РЦК экспертларының хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең алдынгы инструментларын кертү һәм сакчыл җитештерү технологияләрен куллану буенча квалификацияле ярдәм алалар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча Башкортстан максатлы күрсәткечләрне арттырып үтәде. Проектта икътисадның реаль секторындагы 106 предприятие катнашты. Бу - 2020 елга билгеләнгән планның 138 проценты.
Сакчыл җитештерү нигезләре, максатлар декомпозициясе һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча проектта катнашучы предприятиеләрнең 1,7 мең хезмәткәре укытылган, бу максатлы күрсәткечтән ике тапкыр артып киткән.
Фото: республика Хөкүмәте
Читайте нас