Рамил Шәмсиевның “Металлкомп” фирмасы шундый девиз белән эшли.
“Металлкомп” фирмасы – Дүртөйле районында уңышлы эшләп килүче кече бизнес субъектларының берсе. Аны 1998 елда күпкырлы талант иясе, булдыклы оештыручы һәм алга карап фикер йөртүче Рамил Шәмсиев оештырды. Әйткәндәй, Рамилнең яшьлектә спорт белән шөгыльләнүе, шахмат уеннарында гел генә җиңүгә омтылуы да аның бүген республика күләмендә максатчан һәм тырыш эшкуар булып танылуына зур йогынты ясый. Спорт ориентиры-юнәлеш билгеләү буенча Русия чемпионы исеменә дә лаек булган ул. Бик яшьли әтисез калып, үзаллы белем алу, тормышта үз урынын табу өчен зур тырышлык салырга туры килә аңа. Һәм шушы тырышлык белән ул бүген билгеле табиб та, тимер эшләнмәләр ясау базарында үз маркасын югары тотучы предприятие җитәкчесе дә.
Әтисе, исеме республика күләмендә билгеле табиб Эдуард Фатыйх улы каты авырудан дөнья куйганда, Рамил мәктәптә генә укып йөргән була әле. Әмма мәрхүм әтисенең әйтеп калдырган васыятен онытмый. Нинди генә һөнәр сайласаң да, хезмәтең кешеләргә игелек белән бәйле булсын, улым, дигән теләк була ул. Мәктәптә яхшы укый. Өйдә әнисенең ышанычлы терәге була.
Мәрхүм әтисе Эдуард Фатыйх улы гомере буе Дүртөйле районы дәваханәсендә бүлек мөдире булып эшләде. Шуңа да Рамилнең урта мәктәптән соң Шәмсиевларның табиблар династиясен дәвам итеп, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керүе очраклы түгел.
1998 елда Рамил районга медуниверситет дипломы белән кайтып керә. Республика кардиология үзәгендә табиб-кардиолог белгечлеге буенча белемен камилләштергәч, зур тормыш юлына аяк баса. Әмма, үз көченә ышанган, энергиясе ташып торган егет медицинадан бөтенләй ерак булган юнәлештә дә булдыклылыгын сынап карарга тели.
“Металлкомп” фирмасы әнә шулай барлыкка килә. Предприятие Дүртөйле шәһәренең төньяк өлешендәге сәнәгать зонасында урнашкан. Янәшәдә генә Уфа – Нефтекама юлы уза.
– Әлегә мондый эшчәнлек районда юк дәрәҗәдә иде һәм шуңа да халыкка безнең хезмәтләр кирәк булыр микән, дигән икеләнүле сораулар да туган иде, – ди Рамил. – Әмма борчылулар урынсыз булган. Сәнгатьне, гүзәллекне һәм матурлыкны яратучы, яңалыкларга омтылучы дүртөйлелеләр безне генә көтеп торгандай күренде. Эш башлаганда һәртөрле тимер эшләнмәләргә, койма, бизәкле капка, тимер мичләргә, түбә ябу материалларына һәм төрле үлчәмдәге торбаларга ихтыяҗ зур булуын күрдем. Хәзер инде ике дистә ел дәвамында эшчәнлегебез генә түгел, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә, зәвыклар да һәм кешеләрнең продукция төренә-сыйфатына таләпләре дә үзгәрде.
Рамил Шәмсиевның үз эшен башлаганда ялгышмавын һәм дөрес юнәлештә баруын вакыт үзе күрсәтте. “Металлкомп”ның матди базасы елдан-ел ныгый, клиентлары тирә-як районнарда да аз түгел.
Билгеле, бигрәк тә соңгы елларда сәүдә базарындагы көндәшлек эзләнергә, халыкның сорауларын ныграк өйрәнүне таләп итә. Фирманың бу юнәлештә дә эшлекле элемтәләре ышанычлы. Соңгы берничә елда җитәкче яңа металл эшләнмәләре базарын өйрәнергә генә түгел, ә үзенең чимал базасын ныгытуга, илдәге билгеле төрдәш предприятиеләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә дә зур көч салды. Профнастил җитештерүче – Ижевск шәһәренең “Металлокомплект”, Самарадагы “Электрощит”, Чиләбенең “Профнастил” һәм Екатеринбургтагы “Металлопрофиль” заводлары – шуларның иң эреләре.
Рамил Эдуард улы сүзләренә караганда “Металлкомп”тагы һөнәр ияләре төрле катлаулыктагы металл конструкцияләр һәм алардан аерым әйберләр эшләргә сәләтле. Заказлар Дүртөйле һәм күрше-тирә районнардан гына түгел, илебезнең ерак өлкәләреннән дә килә. Берничә ел элек мәсәлән, Ямал-Ненец автономияле округының Лабытнанги шәһәреннән зур заказ алынган. Тимер конструкцияләрне клиент заказы буенча эшләп, контейнер белән Нефтекамадан тимер юл аша озаталар.
Белешмә. “Металлкомп” соңгы елларда катлаулы станок-җиһазлар сатып алуга 1 миллион сумнан артык акча тотынган. Тимерчелек җиһазларында катлаулы бизәкләрнең 170кә якын төре эшләнә. Кул белән чүкеп ясалган бизәкле тимер эшләнмәләргә ихтыяҗ зур.
“Корычтай сыйфатка – тимердәй гарантия!” – “Металлкомп” фирмасының эш дивизы шундый. Бердәм коллектив, сыйфатлы продукция һәм клиентларны төгәллек белән хезмәтләндерүнең дә асылы шушы девизга һәм фирма җитәкчесе Рамил Шәмсиевның җитәкчелек итү сәләтенә бәйледер, дигән фикер туа. Халыкка күрсәткән хезмәтләре һәрвакыт җылы рәхмәтләр ала. Әйткәндәй, фирманың күпьеллык намуслы эшчәнлеге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, тугандаш республиканың элекке җитәкчесе Минтимер Шәймиевның, Уфа һәм Стәрлетамак епархиясе метрополиты Никонның, халыкыбызның яраткан җырчылары Салават Фәтхетдинов, Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм башка шәхесләрнең Рәхмәт хатлары белән бәһаләнгән.
Рамил Шәмсиевны республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә табиб буларак та яхшы беләләр. Әлбәттә, ул мәрхүм әтисе һөнәренә дә тугрылыгын саклады. Табиб-психотерапевт, психиатр-нарколог ул. Үзенең белеме һәм сирәк кешеләрдә генә очрый торган сәләте белән меңнәрчә кешене савыктырды.
– Максаты булган кешегә тормышта үз юлын табу, яраткан шөгыльгә өйрәнү катлаулы түгел, дигән фикердә мин. Фирмадагы эшчәнлегебез дә, табиб буларак тырышлыгым да кешеләргә кирәк һәм алар канәгать икән, димәк, мин дә дөрес яшим һәм эшлим, күңел рәхәтлеге алам, – ди Рамил Шәмсиев.
Олег Төхвәтуллин.
Дүртөйле шәһәре.