+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2021, 05:20

Республика инвестиция порталын камилләштерә

Башкортстанның инвестиция порталы камилләштерелде. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Башкортстанның инвестиция порталы камилләштерелде. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

“Без республика инвестиция порталын камилләштердек. Бу - эшкуарларга ярдәмнең барлык чаралары белән танышу, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык сайлау, тармак белгечләреннән онлайн-консультация алу, шулай ук республикада бизнес алып бару өчен теләсә нинди мәгълүмат алырга мөмкинлек.

Яңалык нәрсәдә? investrb.ru порталының “Эшкуарлар” бүлеген яңарттык. Хәзер монда үз эшеңне булдыру, үстерү һәм бетерү өчен нәрсәләр кирәклеген белергә мөмкин; ярдәмнең шәхси чараларын сайларга, махсус фильтр хисабына - барлыгы анда йөздән артык чара тәкъдим ителгән. Шулай ук эшкуарларга ярдәм итү институтлары турында мәгълүмат алырга һәм алар белән ничек хезмәттәшлек итәргә. Алар арасында кече эшкуарлыкны, сәнәгатьне үстерү фонды, Экспортка ярдәм үзәге, микрокредит һәм лизинг компанияләре һәм башкалар бар.

Шулай ук хәзер порталдан салым түләүченең шәхси кабинетына күчәргә мөмкин. Махсус сервислар аша шәхси предприятиене электрон рәвештә теркәүгә гариза бирү; ИНН буенча партнерларны тикшерү, бизнес алып бару өчен кирәкле документларны, гаризаларны һәм бланкларны тикшерү; отышлы салым режимын исәпләү һәм сайлап алу; реестрлардан белешмәләр алу; салым һәм пошлина түләү һәм башка бик күп нәрсәләр.

Гомумән алганда, investrb.ru порталы тагын да функционал булды. Без даими режимда хезмәтләрне санлаштырабыз, эшкуарлар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен гамәлдәге системаларны модернизациялибез”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”.
Читайте нас