Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков һәм «Газпром» идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча уртак киңәшмә уздырдылар. Ул «ОДК-УМПО» ("Ростех"ның Берләштерелгән двигатель төзү корпорациясенә керә) базасында узды.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең яңа форматы Башкортстан сәнәгате өчен диверсификация һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өлешендә киң мөмкинлекләр ача. Башкортстан Башлыгы булачак Петербург Халыкара икътисади форумында яңа проектның төп нигезләмәләрен ныгытырга, республика Хөкүмәте, "Газпром" һәм "ОДК" арасында ниятләр турындагы килешүгә кул куярга тәкъдим итте.
Владимир Артяков искә төшергәнчә, авиадвигательләрне сәнәгатьтә куллану проекты Русия Президенты Владимир Путинның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерә торган гражданнар продукциясе өлешен 2025 елга - 30 процентка, ә 2030 елга 50 процентка кадәр арттыру турындагы йөкләмәсе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Олег Аксютин белдергәнчә, хезмәттәшлекнең өч яклы форматы компания эшенең стратегик бурычларын хәл итүдә югары потенциалга ия.