+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Апреля 2021, 05:15

Сибайда “Эшкуарлык сәгате” үтте

Сибай шәһәре хакимиятендә муниципалитет башлыгы Рөстәм Афзалов “Эшкуарлык сәгате” форматында киңәшмә үткәрде.

Сибай шәһәре хакимиятендә муниципалитет башлыгы Рөстәм Афзалов “Эшкуарлык сәгате” форматында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук шәһәр хакимияте, эшкуарлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә ике инвестицион проект чыгарылган иде. Беренчесе - юл буе сервисы объектын, АЗС һәм 25 урынлык кафе төзү проекты. Проектның инициаторы - «Алмаз һәм К» җәмгыяте. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 15 эш урыны булдыру планлаштырыла. Проект инициаторы өчен җир участогы бирү актуаль мәсьәлә булып тора.

Икенчесе - социаль әһәмиятле объектлар төзү проекты. Инициаторы Бәхтегәрәев Н.Р. шәхси предприятиесе проектны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча 14 эш урыны булдыруны планлаштыра.

Киңәшмә йомгаклары буенча проектны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән берничә карар кабул ителде һәм алдагы йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре каралды.

Фото: sibay.bashkortostan.ru
Читайте нас