+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 апрель 2021, 06:30

Төзүчеләрне армиягә алмаска...

Кайбер югары уку йортларын һәм колледжларны тәмамлаучыларга армиядән кичектереп тору хокукы бирәчәкләр, имеш.

Кайбер югары уку йортларын һәм колледжларны тәмамлаучыларга армиядән кичектереп тору хокукы бирәчәкләр, имеш.

Мондый тәкъдим белән Төзүчеләрнең гомумдәүләт берләшмәсе (НОСТРОЙ) чыкты. "Кызганычка каршы, төзелеш белгечлекләре буенча белем алган яшьләрнең 30-40 проценты гына үз һөнәре буенча эшли. Безнең тикшеренүләр училище һәм техникум тәмамлаучыларның алган белгечлектән баш тартуына ярдәм итүче факторларның берсе армия булуын күрсәтә”, - дип белдерә НОСТРОЙ башлыгы Антон Глушков.

Аның сүзләренә караганда, армия хезмәте күп кенә яшь төзүчеләрнең һөнәргә мөнәсәбәтен үзгәртә. Шул ук вакытта, Глушков билгеләп үткәнчә, илдә төзелеш тармагында эшләүчеләр санын кимендә 9 миллион кешегә кадәр арттырырга кирәк. Бу гомумдәүләт проектлары буенча алда торган бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта тармакка 6,5 миллион төзүче генә җәлеп ителгән.

Элегрәк Дәүләт думасы төбәк чакырылыш комиссияләренә хәрби хезмәттән азат итү һәм кичектереп тору өчен нигезләрне мөстәкыйль билгеләргә мөмкинлек бирүче закон проектын беренче укылышта кабул итте. Русиядә контракт нигезенә тулысынча күчү мәсьәләсе каралмый. Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Конституция нигезендә һәр граждан хәрби хезмәт үтәргә тиеш.

Фото: geekpic.net
Читайте нас