Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика икътисады турында Интернет челтәрендә язма бастырган.
"Индикаторларның күбесе безнең икътисадны тергезүне раслый. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Башкортстанда торак узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк тапшырылган. Гыйнвар аеннан март аена кадәр республикада финанслауның барлык чыганаклары хисабына 694,6 мең квадрат метр торак күпфатирлы һәм шәхси йортларда төзелде. Бу күрсәткеч буенча республика Русиядә җиденче, Идел буе федераль округында икенче урында тора.
Төзелеш тармагының эш нәтиҗәләре - ул, барыннан да элек, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрү. Шуңа күрә бу өлештә активлыкны киметмибез. Төп бурычлар арасында - кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү һәм өлешчеләрнең хокукларын торгызу", - дип язган ул.