Башкортстан парламенты беренче укылышта республиканың барлык муниципалитетларында җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрүнең мәҗбүрилеге турында закон проектын хуплады. Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында “Башкортстан Республикасында җирле үзидарә турында” Законына тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов чыгыш ясады.
- Закон проекты тарафыннан, халык санына һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына бәйсез рәвештә, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрен исемлеккә кертергә мөмкинлек биргән критерийларга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Бу Башкортстанның барлык эшкуарлары өчен тигез шартлар тудыру һәм һәр муниципалитетта эшлекле активлыкны арттыруга ярдәм итәргә кирәк, - дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Русия Икътисади үсеш министрлыгы рейтингында җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү сыйфаты буенча тотрыклы рәвештә лидерлар унлыгына керә. 2020 ел йомгаклары буенча республика шулай ук «югары дәрәҗә» категориясенә керде.
Фото: pravitelstvorb.ru