+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 апрель 2021, 05:50

Сөт продукцияләренә җитди игътибар бирелә

22 апрельдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин инвестицион мохитне яхшырту буенча проект офисы утырышын үткәрде.

22 апрельдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин инвестицион мохитне яхшырту буенча проект офисы утырышын үткәрде.

Анда, аерым алганда, төрле продукцияне мәҗбүри маркировкалау системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыкларының эшкуарлар белән эшләү буенча урынбасарлары, бизнес-шерифлар катнашты.

Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, товарларның барлыкка килүен һәм сыйфатын тикшереп тору өчен товарларны маркировкалау буенча бердәм система актив кертелә. Әйтик, сөт продукциясен маркировкалау агымдагы елның 1 июненнән мәҗбүри булачак. Бу датадан сыр һәм туңдырма төргәкләренә штрих-код кертергә кирәк булачак. Ә 2021 елның 1 сентябреннән - сөт продукциясенә яраклылык вакыты 40 тәүлектән артык булырга тиеш түгел. Проектның операторы - товарларны санлы маркировкалау һәм күзәтүнең бердәм милли системасы - "Гадел билге".

Шулай ук проект офисы утырышында эшкуарларның һәм инвесторларның урман, су фонды җирләреннән һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның - урындагы үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе каралды.

Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков билгеләп үткәнчә, эшкуарларның муниципалитетлар белән мәгълүмати хезмәттәшлеге проблемасы бизнес үсешенә һәм яңа инвесторлар җәлеп итүгә комачаулый.

– Урындагы үзидарә органнары үз территорияләрендә планлаштырылган эшчәнлек турында вакытында мәгълүмат алмыйлар, - дип аңлатты Илдар Нәфыйков. – Шуңа бәйле рәвештә төбәкнең бер электрон мәйданчыгында мәҗбүри мәгълүмат алмашу тәртибен формалаштырырга тәкъдим итәбез.

Александр Сидякин Башкортстанның Инвестицион порталында тиешле опция булдырырга кушты. Шулай итеп, ведомствоара запрослар җибәргәндә район хакимияте җаваплы ведомстволардан җир участокларыннан планлаштырылган файдалану турында мәгълүмат алачаклар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Читайте нас