Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында табигать байлыкларын файдалануга бәйле мәсьәләләрне хәл итү юллары турында хәбәр итте.
“Көньяк Урал районнарында экология һәм икътисад тотырыклылыгын саклау — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Соңгы елларда төрле тәҗрибә үрнәкләренә шаһит булдык: кайдадыр тигезлек (баланс) саклана, кайдадыр – юк. Шул сәбәпле урындагы халык һәм җир байлыкларын файдалану оешмалары арасында аңлашылмаучанлыклар, низаглар туып тора. Шундый бәхәсләрнең берсе Баймак районында — алтын чыгару белән шөгыльләнгән "Таналык" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән урындагы халык арасында күптән бара. Кешеләрнең бу компаниягә дәгъвалары байтак җыелган: тирә-як мохиткә зыян китерү, арендага алынган җирләргә хакның вакытында түләнмәве, салым һәм социаль йөкләмәләрне үтәмәү. Җәмәгатьчелекнең фикере буенча, бу оешманың эшчәнлеге Таналык елгасына да зур зыян китергән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров килеп туган хәл буенча миңа күзәтү һәм тикшерү органнары белән бергәләп күчмә киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте. Бу чарада урындагы халык һәм "Урал аръягы җәмәгать башлангычы берлеге" әгъзалары катнашты. Сөйләшү эшлекле, файдалы булды дип әйтергә мөмкин. Өч сәгать дәвамында барган киңәшмәдә байтак проблема каралды һәм түбәндәге карарлар кабул ителде:
- “Таналык” оешмасының эшчәнлеген контрольдә тоту өчен эшче төркем булдыру;
- тирә-як мохиткә зыян китергән өчен дәгъва белдерү һәм җинаять эшен кузгатуны хуплау;
- Таналык елгасының торышын тикшерү максатында Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан экспертлар билгеләү (шул чорда аларга эш хакын компания түли);
- июль ахырына кадәр компания районга арендага алган җирләр өчен бурычларын түләп бетерергә тиеш;
- зыян китерелгән җирләрне төзекләндерү киләсе атнадан башланып, август ахырына тамамланырга тиеш;
- “Таналыҡ” оешмасы район алдындагы социаль бурычларны үз өстенә ала;
- оешма Мәскәүдәге юридик адресын Баймак шәһәренә күчерү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
Артыба киңәшмә Баймак районы хакимиятендә дәвам итте. Әйтеп үтелгән бурычларны җиренә җиткереп үтәмәгән очракта, "Таналык" компаниясенең эшчәнлеге туктатылачак.