+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 апрель 2021, 09:00

Дәүләкәндә бизнес вәкилләре өмәдә дә берләшә

Узган шимбәдә дәүләкәнлеләр "Яшел Башкортстан" акциясендә актив катнашты.

Узган шимбәдә дәүләкәнлеләр "Яшел Башкортстан" акциясендә актив катнашты.

Шәһәрдә һәм авыл торак пунктларында 600 тирәсе агач һәм куак үсентеләре утыртылды.

Эшкуарлар да яшелләндерү эшеннән читтә калмады. Бу көнне Совет урамындагы скверда былтыр шул исемдәге акция кысаларында барлыкка килгән аллея озынайтылды. Бизнес вәкилләре эшкуарлыкка ярдәм буенча Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән гомумдәүләт проекты кысаларында ылыслы агачлар утыртты.

Эшкуарлар ассоциациясе рәисе Светлана Фролова сүзләренә караганда, акция - шәһәрне төзекләндерүгә керткән өлеш кенә түгел, ә Дәүләкәннең икътисади потенциалын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә бизнес вәкилләренең берләшү символы да.

Фото: Виктория Шәвәлиева.
Читайте нас