Президент Владимир Путин Юлламасында моңа бәйле анык бурычлар куелды.
Соңгы сигез ел эчендә беренче тапкыр Президент Владимир Путин Русиянең дөньядан артта калуына чик куя торган икътисади үсеш темпларын тәэмин итү турында сөйләмәде. 2014 елдан 2020 елга кадәр ул үсеш темпларын “дөнья буенча уртачадан югарырак” яисә “3 проценттан күбрәк” күрсәткеч белән тәэмин итү бурычын билгели иде. Русиянең алга киткән илләр белән тиңләшүе хәзер, кайбер аналитиклар билгеләвенчә, җәмгыяви институтлар үсеше белән түгел, ә социаль түләүләр факты белән билгеләнә.
Мәсәлән, Финанслар белән идарә итү югары мәктәбенең аналитик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Михаил Коган бу уңайдан болай ди: “Пандемиянең ике дулкыны узып, өченчесенә “аяк басканнан” соң, илнең социаль-икътисади үсеше темпларын дөнья буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак билгеләү бик үк дөрес түгел. Хәзер төп бурыч, Президент фикеренчә, үзебезнең инфраструктураны үстерү һәм халыкның реаль керемнәрен арттыру аша гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту”. Ул дәүләт башлыгы вәгъдә иткән инвестицияләр Росстат тарафыннан “ясалган” түгел, ә реаль булса, икътисадны тизләтү ихтималы артыр дип фаразлый.
Президент Владимир Путин яңа Юлламасында илдәге процессларны дәүләт контроленә алу юнәлешен раслады: инвестицияләрдән алып мәктәп дәреслекләренә һәм беренче сыйныф укучыларын беренче сентябрьгә әзерләүгә кадәр. Әйтергә кирәк, Президентның балаларны, гаиләләрне социаль яклауга юнәлтелгән башлангычлары куллану базарын җанландыруга да хезмәт итәргә тиеш. Әлбәттә, ул игълан иткән түләүләрне артык зур дип булмый. Ләкин бүгенге шартларда һәр сумманы ярлылык белән көрәштәге анык эш итеп кабул итәргә кирәк.
Финанс министры Антон Силуанов, үз чиратында, Владимир Путинның социаль башлангычын гамәлгә ашыруга (ә бу ике елга 400 миллиард сум) бюджетта акча табылачак, дип ышандырды.
2018 ел Юлламасыннан соң беренче тапкыр Президент мөрәҗәгатендә төбәкләргә ярдәм итү темасы күтәрелде. Дәүләт башлыгы Русия субъектларының бурычларын реструктуризацияләү, бюджет кредитларын түләү срогын озайту буенча күрсәтмәләр бирде. Ул шулай ук инфраструктураны үстерүгә (юллар төзелеше, торак-коммуналь хуҗалыкны, җәмәгать транспортын үстерү, территорияләрне үстерү, Башкортстанда, әйтик, Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыгу юлы һ.б.) еллык 3 проценттан да артмаган ставка буенча бюджет кредитларының яңа төрен кертергә кушты. “Инфраструктур кредитларны бүлү принцибы түбәндәгечә булачак: төбәктәге бурычлар азрак булган саен, ул инфраструктура кредитларын күбрәк алачак”, — дип ассызыклады Владимир Путин. Президент хәзер дәүләт шәхси бизнесның үз табышы белән ничек эш итүен күзәтәчәк, дип хәбәр итте. “Аның (ягъни табышның) ничек кулланылачагын карыйбыз, ел нәтиҗәләре буенча салым законнарын камилләштерү турында карар кабул итәчәкбез”, – дип вәгъдә итте Владимир Путин.
Ул шулай ук дәүләт “шәхси инвестицияләргә ярдәм итүнең бөтен системасын җайга салачак”, дип белдерде. Шәхси инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге хәзер “гражданнар өчен нинди яңа продуктлар, хезмәт күрсәтүләр, технологияләрнең булдырылуына, илнең һәм һәр аерым төбәкнең потенциалы артуына” карап бәяләнәчәк.
Политолог Алексей Макаркин Президентның төбәк бюджетларына игътибарын аларның бурычларын тулысынча түли алмавы белән аңлатты. “Бурычлар үсешенә пандемия дә тәэсир итте”, — дип өстәде политолог. Русия төбәкләренең гомум кредитлары 2 триллион 473 миллиард сумнан артып киткән. Бу, әлбәттә, пандемия белән көрәштә байтак чыгымнарның төбәкләр казнасына туры килүе белән дә бәйле.
“Без төбәкләргә үсешнең принципиаль яңа инструментларын гына биреп калмыйча, иң кискен системалы мәсьәләләрне хәл итүгә федераль ресурсларны да җибәрәчәкбез. Гомумдәүләт иминлек фондыннан (ФНБ) иң мөһим магистральләргә акча бүлеп бирүдән башлыйбыз. Иң беренче чиратта Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомагистраль төзелешен тизләтергә һәм аны Екатеринбургка кадәр озайтырга, бу проектны өч ел эчендә тәмамларга кирәк”, — диде дәүләт башлыгы булачак дәүләт инвестицияләре турында.
“Бердәм Русия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак сүзләренә караганда, Президент Юлламасы партиянең 2021 елда Дәүләт думасына сайлауларда катнашканда сайлау алды программасының нигезе булачак. “Бердәм Русия” Президент Юлламасын тормышка ашыруга кичекмәстән керешәчәк”, — дип вәгъдә итте Андрей Турчак.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.