+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 апрель 2021, 15:56

Балакатайда атлар үрчетәчәкләр

Балакатай районының "Эшкуарлык сәгате"ндә гомум бәясе 9 миллон сум булган ит җитештерүне үстерү буенча проектлар каралды. Киңәшмәдә республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова катнашты.

- Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы даими рәвештә муниципалитетлар эшен анализлый. Балакатай районында узган ел өчен кайбер социаль-икътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә. Хәзерге вакытта районда төп капиталга инвестицияләр күләме 102,1 миллон сум булган 9 инвестицион проект гамәлгә ашырыла, - дип хәбәр итте Екатерина Кликунова.

«Эшкуарлык сәгате»ндә беренче булып Шакарлы авылында ит җитештерү өчен терлек (атлар) үрчетү проектын тәкъдим иттеләр. Инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 3,5 миллион сумга якын тәшкил итәчәк.

Урак авылында ит җитештерү өчен авыл хуҗалыгы терлекләрен (мөгезле эре терлек) үрчетү буенча икенче проектка 5,5 миллион сум юнәлтеләчәк.

Проектларны 2025 елга кадәр тормышка ашырырга ниятлиләр. Алар буенча хәзер әзерлек эшләре алып барыла, бизнес-план эшләнгән инде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас