Башкортстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты объектларында ремонт эшләре үткәрү барышында яңа технологияләр кулланылачак.
Асфальт-бетон өслегенең һәм тротуарларның өске катламнарын урнаштыру "Superpave" күләмле проектлау методы буенча эшләнгән асфальт белән башкарылачак. Аның төп үзенчәлеге шунда ки, асфальт катламын сайлау хәрәкәт интенсивлыгын һәм төбәкнең климат үзенчәлекләрен тулысынча исәпкә ала.
- Гомумдәүләт проекты тормыш өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыру буенча милли максатка ирешүгә юнәлтелгән. 2024 елга безнең бурыч - шәһәр агломерацияләрендәге, шул исәптән Уфадагы юлларның 85 процентын норматив таләпләргә китерү. Куелган бурычларны үтәү өчен без яңа технологияләр кулланабыз, - дип хәбәр итте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков.
Шулай ук Уфаның Парк урамына гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонт ясалган вакытта салкын ресайклинг технологиясе кулланылачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы