«Благовещенский пластик» компаниясе Моношәһәрләрне үстерү фондыннан ассортиментны киңәйтү һәм җитештерү күләмнәрен арттыру өчен җиһазлар сатып алуга 170 миллион сумнан артык күләмдә процентсыз займ алачак.
Әйтик, «Благовещенский пластик» инвестпроектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча елына 640 миллион пластик эшләнмәләр чыгарылачак. Бу хакта Башкортстаның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
- Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы Моношәһәрләрне үстерү фонды белән даими нигездә хезмәттәшлек итә. Безнең моношәһәрләрдә инвесторларны җәлеп итү өчен махсус икътисади шартлар булдырылган инде. Әмма инвестпроектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен җиһазлар һәм җитештерү линияләрен камилләштерү дә кирәк. Бу юнәлеш буенча ярдәм итү предприятиеләрне үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Алга таба безнең хезмәттәшлек киңәячәк, ә проектлар саны артачак, – диде Рөстәм Моратов.
- Моношәһәрләрдәге предприятиеләргә ярдәм итү программасы безнең өчен бик файдалы ресурс булды. Моношәһәрләрне үстерү фонды акчалары иң заманча җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, ул безнең производствода әзер продукция сатудан кергән табышны өстәмә рәвештә 50 процентка арттырачак. Моннан тыш, бездә бюджетка салым түләүләре артачак һәм яңа эш урыннары булдырылачак, – дип сөйләде компаниянең генеральный директоры Дмитрий Кузнецов.
Инвестицион проектның гомум бәясе 200 миллион сумнан артып китәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте