29 апрельдә Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров элекке «Уфахимпром» җәмгыяте мәйданчыгында булдылар һәм бу территориядәге экологик хәлне бәяләделәр.
Исегезгә төшерәбез, 1990 елның язында торбаүткәргечне ремонтлаганда ваемсызлык аркасында заводта фенол агып чыккан, ул Шугуровка һәм Караидел елгаларын пычраткан. Хәлне фенолның эчә торган суны чистарту өчен кулланылучы хлор белән үзара тәэсир итешүе катлауландырган. Бу күбрәк агулы кушылмалар, шул исәптән диоксиннар барлыкка килүгә һәм шәһәр халкын күпләп агулауга китергән. Республика башкаласына эчә торган суны автоцистерналарда алып килгән булганнар.
2010 елның декабрендә предприятие банкрот дип танылган, банкротлык процедурасы 2016 елда тәмамланган. Шул ук вакытта, 2004 елдан, "Уфахимпром"ның технологик производстволарын консервацияләгәндә, тирә-як мохитне тупланган сәнәгать калдыкларының, чистарту корылмаларының, ләм мәйданчыкларының һәм башка объектларның тискәре йогынтысыннан саклау мәсьәләсе хәл ителмәгән.
Мәйданчыкны караганнан соң, Светлана Радионова, барыннан да элек, «Уфахимпром»ның бөтен территориясен җентекләп инвентарлаштыру һәм һәр участоктан туфрак һәм су үрнәкләренә лаборатор тикшерү үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шуннан соң юл картасын эшләргә һәм федераль үзәк ярдәмендә тупланган экологик зыянны бетерүгә керешергә кирәк. Аның сүзләренә караганда, "Росприроднадзор" лабораториясендә пробаларны алуга агымдагы елның җәендә керешергә планлаштыралар.
– Күптәнге авариядән мирас булып республикага 140 гектардан артык пычранган территория калды, аның чынбарлыктагы торышы турында без берни дә белмибез. Шуңа күрә безнең бурыч - биредә булган хәлләрне объектив бәяләү, - диде "Росприроднадзор" җитәкчесе. - Мондый объектлар буш торырга тиеш түгел, аларны рекультивацияләргә кирәк. Монда да йөкләнешнең шактый өлеше дәүләткә төшә. Тупланган барлык мәгълүматны без Русия Хөкүмәтенә тапшырачакбыз, ул алга таба карар кабул итәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.