+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 Май 2021, 17:54

Башкортстан экспортерлары Италия базарын яулый

Башкортстаннан «МЕТТА» җәмгыяте йорт һәм офис өчен җиһазлар җитештерүче, Италиядә 19 кибетне үз эченә алган Европаның иң эре товар ритейлеры "Conforama" йорты белән төзелгән контракт кысаларында офис креслоларын китерүне оештырган.

Башкортстаннан «МЕТТА» җәмгыяте йорт һәм офис өчен җиһазлар җитештерүче, Италиядә 19 кибетне үз эченә алган Европаның иң эре товар ритейлеры "Conforama" йорты белән төзелгән контракт кысаларында офис креслоларын китерүне оештырган.

"МЕТТА" җәмгыяте экспортны яклау кысаларында республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм экспортны яклау үзәге тарафыннан уздырылган "Часы Торгпредом" проектының даими катнашучысы булып тора.

- Ил җитәкчелеге безнең алда чимал булмаган энергетика экспорты өлешен арттыру бурычы куйды, һәм без бу юнәлештә экспортерлар белән тыгыз һәм нәтиҗәле эшлибез. Мондый нәтиҗәләргә ирешүдә төбәктә якспортка ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә кертү һәм икътисадны тотрыклыландыру буенча чараларның беренче һәм икенче пакеты кысаларында «ЧасыТоргпредом» проектын кертү ярдәм итә, - дип хәбәр итте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Узган елда Башкортстаннан мебель экспортлау күләме 7,7 миллион доллар тәшкил иткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда, 28,2 процентка югарырак. Агымдагы елның гыйнвар-февралендә җиһаз экспортының күләме 1,7 миллион доллар тәшкил иткән, узган чор белән чагыштырганда, үсеш 41,4 процент тәшкил иткән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.


Читайте нас