Башкортстанның «Кумертау» социаль-икътисади үсеш территориясендә биологик калдыкларны эшкәртү заводы төзүгә «Русские Протеины Уфа» җәмгыяте 2 миллиард сум юнәлтәчәк. Русия Икътисади үсеш министрлыгы компанияне алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрына керткән.
- Проектны гамәлгә ашыру республика өчен бик мөһим, чөнки предприятиеләрнең биологик калдыкларын утильләштерүнең тирә-як мохиткә зыянлы йогынтыны киметү белән бәйле яңа заманча ысулына күчүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук мондый завод төзелеше республика җитештерүчеләренең генә түгел, күрше төбәкләрнең дә ит продукциясе җитештерү чыгымнарын калдыкларны утильләштерү бәясен азайту хисабына киметергә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Компания терлекчелек чималын эшкәртү һәм терлек азыгы оны җитештерү заводы төзүне планлаштыра, аның гомум мәйданы 90,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Азык онын һәм терлекләр майларын төп кулланучылар катнашазык заводлары, кошчылык фабрикалары, дуңгызчылык комплекслары, икмәк продуктлары комбинатлары, консерв сәнәгате предприятиеләре, сабын кайнату һәм парфюмер-косметик предприятиеләр, җәнлек үрчетү совхозлары, йорт хайваннары өчен азык җитештерү предприятиеләре булачак.
- Хәзерге вакытта Башкортстан территориясендә биологик калдыкларны утильләштерүче предприятие юк. Проектны тормышка ашыру экологик хәлне яхшырту буенча мөһим бурычны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, аны Русия Президенты Владимир Путин үзенең юлламасында билгеләде. Яңа производствода 100дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Инвестицион проектны 2021-30 еллар дәвамында тормышка ашыру планлаштырыла, - дип хәбәр итте республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте