Агымдагы елның беренче кварталында Башкортстан районнарында һәм шәһәр округларында узган 564 «Эшкуарлык сәгате»ндә 998 инвестицион проект каралган.
Игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме 27 миллиард сумнан артып китте.
Иң актив ТОП-5 муниципалитетларга 40 проект белән Гафури районы, Салават шәһәре (38 проект), Караидел (30), Туймазы (29) һәм Шаран (27) районнары кергән.
- Безнең бурыч - бизнес-шерифлар белән берлектә эшкуарлыкны үстерү буенча институт потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру. Эшкуарлар өчен җәмәгать киңлекләрен ачу, ярдәм итүнең яңа инструментларын системалы эшләү, яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуардар өчен акселерация һәм укыту чараларын арттыру планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Бизнес-шерифлар проектларны тормышка ашыруны озатып бара һәм эшкуарлардан кире элемтә ала.
Әйтик, Аскын районы эшкуары Динара Аманова район халкын экологик яктан чиста продукт белән тәэмин итү өчен шампиньон үстерү белән шөгыльләнергә булган. «Эшкуарлык сәгате»ндә проекты белән катнашканнан алып ярты елга якын вакыт узган, ә фермер инде беренче уңыш җыя.
- Үз бизнесыңны башлау турында күптән уйландым. Базарны өйрәндем, уңай һәм тискәре якларны карадым. Безнең район өчен мондый бизнес төре бик кызыклы. Район хакимияте ярдәме хәлиткеч фактор булды. Бездә әлегә ферма зур түгел. Беренче уңышны җыябыз, ул авылдашлар арасында тарала, - дип сөйләде Динара.
Фото: biznestur.bashkortostan.ru сайтыннан