"Алга» махсус икътисади зонасының 2нче мәйданчыгында «Бионика" җәмгыятенең потенциаль резиденты белән күчмә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «Алга» махсус икътисади зонасының идарә компаниясе директоры Артем Пензин, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча Башкортстан дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева, Ишембай районы хакимияте башлыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә буенча беренче урынбасары Азат Ишемгулов һәм «Бионика» җәмгыяте компаниясе директоры Сәлим Шәрипов катнаштылар.
Киңәшмә барышында «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен аерым игътибар таләп итә торган мәйдан каралды, шулай ук кирәк булган инженерлык коммуникацияләрен төзү һәм сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешү төзү вакыты билгеләнде.
Бүгенге көндә 6 компания махсус икътисади зонасы резиденты статусын алды. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру чорында 6 резидент керткән инвестицияләрнең гомум күләме якынча 10 миллиард сум тәшкил итәчәк, 1400дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Тагын 3 потенциаль резидент 27 апрельдә «Алга» махсус икътисади зонасының Эксперт советы утырышында якланды.
Якын арада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм потенциаль резидент компанияләр арасында икътисади зонада алар тарафыннан сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланачак. Аннары, Русия Икътисади үсеш министрлыгы аларны тиешле реестрга керткәннән соң, алар рәсми рәвештә «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары дип танылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru