Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов эшлекле сәфәр белән Иглин районында булды.
Анда «Апимондия» Халыкара умартачылык ассоциациясенең 47нче конгрессына әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Шулай ук районда, бөтен республикадагы кебек үк, «Хәтер бакчасы» экология акциясе узды, аның кысаларында 5 мең юкә үсентесе утыртылды.
- Бездә, гадәттәгечә, урман тергезүгә зур игътибар бирелә. Узган елда агач кисү мәйданы 15 мең гектардан артык тәшкил иткән. Биредә мин умартачыларның нәкъ менә юкә урманнарын саклау һәм тергезү буенча позициясе белән тулысынча килешәм. Юкә урманнарын саклау - республикада умартачылыкны үстерүнең мөһим өлеше, – диде Илшат Таҗетдинов. - Эре профильле бизнесның умартачылар фикеренә игътибар итүе куандыра. Мәсәлән, «Кроношпан» компаниясе башлангычы буенча узган елда 3 мең үсенте утыртылган. Бүген Иван-Казанка авылы янында тагын 5 мең юкә үсентесе утырттык. Бу - Апимондиягә әзерлек кысаларында бик мөһим чара.
Шуны әйтергә кирәк: агачны күпләп эшкәртүче «Кроношпан» компаниясе белән юкә питомнигын булдыру турында килешүгә ирешелгән, анда иң яхшы генофонд сайлап алыначак һәм үстереләчәк. Әлеге вакытта юкә утыртуны бер миллион үсентегә җиткерү бурычы куелган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте