Республикабызның 9 шәһәре илнең уңайлы калалары исемлегендә.
Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы, илнең социаль-икътисади үсешен күз уңында тотучы гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Алар арасында “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” дип аталганы да бар. Әлеге проект илдәге 7,5 меңгә якын шәһәр һәм муниципалитетка кагыла.
Башкортстанда 2024 елга кадәр гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру өчен федераль үзәктән барлыгы 175 миллиард сум бүленәчәк. Сүз дә юк, дәүләт күләмендәге әлеге проектларны гамәлгә куюның Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә, шул исәптән авыллар инфраструктурасына, тәэсире зур булачак.
“Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча республикада күләмле чаралар тормышка ашырыла.
Русия Төзелеш министрлыгының уңайлы мохитле шәһәрләр рейтингына Башкортстанның тугыз шәһәре — Туймазы, Агыйдел, Дүртөйле, Сибай, Стәрлетамак, Яңавыл, Бәләбәй, Уфа, Салават керде. Элек бу исемлеккә кергән җиде шәһәргә Салават һәм Яңавыл өстәлде.
“Янә ике шәһәребез уңайлы мохитле шәһәрләр исемлегенә керде. Бу — яхшы күрсәткеч. Тулаем алганда, проект үтәлә. Минемчә, без тизрәк эшләргә тиеш, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу яңалык уңаеннан.
Барлык шәһәрләребез дә соңгы рейтингта үз позицияләрен яхшыртты. Кызганычка каршы, әлегә 12 шәһәр территорияләре уңайлы булып саналсын өчен җитәрлек баллар җыя алмады. Болар — Ишембай, Күмертау, Мәләвез, Баймак, Межгорье, Нефтекама, Октябрьский, Учалы, Белорет, Благовещен, Бөре һәм Дәүләкән.
Рейтингта билгеләнгәнчә, безнең республика уңайлы мохитле шәһәрләр өлеше буенча планны үтәгән — үткән елда пландагы 38 процент урынына 43 процентлы күрсәткечкә ирешелде. Бу уңайдан Башкортстан Русия субъектлары арасында — 17нче, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 3нче урынны алды.
Биш ел дәвамында “Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча 500 җәмәгать территориясе (парклар, скверлар һ.б.) төзекләндереләчәк. Башкарылган эшләрнең спектры бик күп төрле һәм төзекләндерелүче биләмәләр тибына бәйле. Монда аларны асфальтлау, төзекләндерү, тротуар плитәсе түшәү, кече архитектура формаларын урнаштыру кебек эшләр башкарылырга, шул исәптән, әлбәттә, инвалидларга да уңайлыклар булдырылырга тиеш.
Узган елда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард сум каралган иде. Шушының 1,4 миллиард сумы — заманча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасына, 970 миллион сумы шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга тәгаенләнде.
Русия Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Уфа шәһәр мохитенең сыйфат индексы буенча, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Дондагы Ростовтан һәм Екатеринбургтан гына калышып, эре шәһәрләр арасында җиденче урында тора.
Әйтергә кирәк, Башкортстан шәһәрләре белән беррәттән, районнар авыллары да елдан-ел матурлана. Төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә бәйле үзгәрешләр халыкны сөендерә, иртәгәсе көнгә тагын да матуррак планнар корырга этәрә. Мәсәлән, күптән түгел, Бакалыда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы ярдәмендә заманча тротуарлар барлыкка килде, үзәк мәйдан, Ленин исемендәге сквер, автостоянка төзекләндерелде, Көнбатыш бистәсендә парк төзелә башлады. Районда ике ел рәттән “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында актив эш башкарылды. 2019 елда өч ишегалды территориясе төзекләндерелсә, былтыр гаять зур территория — Ворошилов мәйданы һәм Мәктәп урамында күпфатирлы 8 йортка керә торган ишегалды комплексы барлыкка килде. Проектны тормышка ашыруга моңарчы күрелмәгән сумма — 22 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр куанычына заманча резина өслекле уен һәм спорт мәйданчыклары, автостоянкалар, тротуарлар, яңа яктырткычлар, видеокүзәтү системалары, асфальтланган ишегалды юллары барлыкка килгән. Шунысын да ассызыклау мөһим: ишегалды территорияләрен төзекләндерү планы халыкның теләкләренә нигезләнеп төзелде.
Илеш районында да төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программа тормышка ашырыла, аларга нигезләнеп, яңа социаль-көнкүреш объектлары төзелә, ремонтлана. Гомумән, район авыллары мөмкин булганча иртәгәсе көн хәстәрлекләре белән яши. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча Югары Яркәй авылында җәяүлеләр юллары төзекләндерелде. Эшләрнең гомум мәйданы — 5000 квадрат метрга якын, озынлыгы 1,5 чакрымнан артып китә.
Мәсәлән, “Башкортстан ихаталары” республика программасы буенча былтыр Югары Яркәйдә гомум мәйданы 16950 квадрат метрга җиткән 4 ишегалды территориясе төзекләндерелде.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.