25-28 майда илнең бик күп әйдәп баручы компаниясе Уфага җыелачак.
Илдә иң танылган экспозицияләрнең берсе - "Газ. Нефть. Технологияләр” һәм Русия Нефть-газ химиясе форумы 2021 елның 25-28 маенда Уфада узачак. Бүген "Россия" медиаүзәгендә моңа кагылышлы матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясенең генеральный директопы Альбина Килдегулова катнаштылар.
- 30 төбәктән 260 кеше килүе көтелә. Бүгенгә спикерларның 4 секциядә чыгыш ясавы көтелә. Барлык чараларны онлайн-форматта да күзәтергә мөмкин булачак. Бу чара зур масштаблы, аңа Үзбәкстан, Белоруссия һәм башка төбәкләрдән дә киләчәкләр, - диде Альбина Вил кызы.
- Узган елда мондый чарада яңа производство ачу билгеләнгән иде. Быел шундый ике башлангыч булачак. Моннан тыш, безгә төрле өлкәләр буенча белгечләр дә килә. Гомумән, бу чара безгә киләчәккә яңа максатлар билгеләү өчен дә нигез булып тора, - диде Александр Николаевич. - Моннан тыш, катнашучылар бер-берсе белән танышып, арытаба хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр дә ала. Алар арасында «Газ. Нефть. Технологияләр" Русиянең 30 төбәгеннән Башнефть/Роснефть, Транснефть-Урал, Газпром трансгаз Уфа, Газпром нефтехим Салават, Башкортстан сода компаниясе, Башнефтегеофизика, Элемер-Уфа, Система/ТаграС-Холдинг, ОМК, Феникс Контакт РУС, Альбатрос, Энергомаш, КРОНЕ Инжиниринг, Эльстергазэлектроника, Нефтепромавтоматика, ОЗНА һәм башкалар.
Беренче тапкыр үзләрен Уфа экспозициясендә Гелекс Технологии, Норси-Транс, Бёргер Пампс (Мәскәү/Германия), Санкт-Петербург компанияләре - Газпром СПГ технология, КиПарт, Системные технологии, Виртекс кебек Мәскәү компанияләре тәкъдим итте. Шулай ук беренче тапкыр Салават химия заводы, Богословск кабель заводы (Краснотурьинск), Насосы ППД (Пермь), Тератекс (Благовещенск), ИСКРА (Первоуральск) һәм башкалар катнаша. «Газ. Нефть. Технологии-2021»дә күмәк экспозицияләр белән «Белнефтехим» концерны, Түбән Новгород өлкәсе һәм Курган арматура кластеры чыгыш ясаячак. «Газ. Нефть. Технологияләр" экспонентлары белән дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан танышырга мөмкин булачак. online.gntexpo.ru санлы платформасында виртуаль экспозиция узачак, бу экспонентлар белән элемтәгә чыгарга һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан эшлекле сөйләшүләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу компанияләр өчен катнашу эффектын арттырачак һәм продукцияне алга этәрүдә өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.
Эшлекле программаның төп чарасы булып Башкортстан җитәкчелеге, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Энергетика министрлыгы вәкилләре, иң эре һөнәри тармак берләшмәләре җитәкчеләре, Русия төбәкләреннән килгән кунаклар катнашлыгында «Русиядә нефть-газ химиясе проектлары: тармак үсеше трендлары» темасына пленар утырыш булачак. Шулай ук нефть-газ машиналары төзелешен үстерү; нефть һәм газ чыгаруны метрологик тәэмин итү; тармакка дәүләт ярдәме чаралары; нефть һәм газ скважиналарын тикшерү; нефть-газ комплексын тотрыклы үстерү; арктик төбәкнең инвестицион проектлары; газ-мотор ягулыгы базарын үстерү; аз тоннажлы химия; нефть-газ комплексында мәгълүмати һәм санлы технологияләр; сәнәгать иминлеген үстерү мәсьәләләре буенча 25тән артык тематик тармак секциясе булачак.
Форум гибрид форматта узачак, һәм эшлекле программаның барлык төп вакыйгалары онлайн-платформада төбәк вакыты режимында трансляцияләнәчәк.