+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Май 2021, 05:40

Киләсе очрашу “КамАЗ”да узачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүдә “КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүдә “КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты.

“Аның белән Нефтекама һәм Туймазыда урнашкан бүлендек предприятиеләрне үстерү перспективалары турында фикер алыштык. Бу заводлар безнең машина төзелеше флагманнары булып тора. Беренчесе – “НефАЗ” - пассажирлар ташу өчен автошасси һәм техникага махсус өстәмәләр эшләп чыгарса, икенчесе – “Туймазы автобетон машиналары заводы” - бетон ташу һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен махсус техника җитештерә.

“НефАЗ” да автобус производствосын яңарту бара. Ул җитештерү куәтен тәүлегенә дүрт машинадан тугыз машинага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген без бирергә әзер булган преференцияләр турында фикер алыштык. Аңлыйбыз, җитештерүне киңәйтү республикага яңа эш урыннары бирәчәк, бюджетка салым күчерү артачак. Мондый партнерлар белән килешеп эшләргә кирәк.

Алар мәйданчыгында Туймазыда сәнәгать технопаркын булдыру мәсьәләсен җентекләп сөйләштек.

Сергей Когогин "КамАЗ"ның бездә июль аенда узачак "WorldSkills Russia" чемпионатын оештыру эшендә ярдәм итәчәген раслады. Алар өч белгечлек буенча чемпионатта катнашучылар ярыша алачак җиһазлар бирәчәк.

Гомумән алганда, очрашу нәтиҗәле узды. Сөйләштек, киләчәккә планнарны билгеләдек. Киләсе очрашуны “КамАЗ”да үткәрәбез дип килештек”, дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”.
Читайте нас