+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Май 2021, 13:30

"Башкортстан продукты" брендын алуны даими акларга кирәк!

Очрашуда Алексей Гусев җитештерүчеләр алдында җитди бурычлар куйды.

Очрашуда Алексей Гусев җитештерүчеләр алдында җитди бурычлар куйды.
Кичә "Башкортстан продукты" проектында катнашучыларның сәүдә-сатып алу конференциясе узбы. Анда "Магнит" сәүдә челтәре вәкилләре белән республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев, "Башкортстан продукты" проекты дипломантлары һәм "Магнит" сәүдә челтәре вәкилләре катнашты. Чараның төп максаты - эре федераль челтәр киштәләрендә Башкортстан җитештерүчеләре продуктларының тәкъдим ителүен арттыру.
- Сәүдә-сатып алу конференцияләре ритейлның һәм республика җитештерүчеләренең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле форматы булып тора. Мондый очрашулар товар җитештерүчеләренә федераль сәүдә челтәрләренә продукция китерү мәсьәләләре һәм шартлары турында турыдан-туры фикер алышырга, сату базарын киңәйтергә, товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирә. Өстәмә рәвештә тагын бер бурыч хәл ителә - сатып алучыларның сыйфатлы урындагы продуктларга ихтыяҗын канәгатьләндерү, - дип билгеләде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев.
Чарада 56 катнашучы продукциясе тәкъдим ителде. Конференциядә 70кә якын предприятие катнашты, алар арасында сөт продукциясе, кондитер эшләнмәләре, ит ярымфабрикатлары, су, алкогольсез эчемлекләр, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр җитештерүчеләр бар.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас