Тиргәделәр дә, тәнкыйтьләделәр дә...
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге язма урнаштырган.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге язма урнаштырган.
"Мине район башлыкларының икътисад буенча урынбасарлары өчен чит ил исеме (бизнес - шериф) уйлап тапканмын дип тиргәделәр дә, тәнкыйтьләделәр дә, тик ике елга якын вакыт узды, бизнес-шерифлар составы яңартылды. Бер мисал турында сөйләячәкмен. Кемгәдер ул бик аз тоелыр, ә миңа калса, бик тә лаеклы.
Мишкә районыннан Виктория Хаҗиева Зәйниевларның танылган умартачылык династиясеннән. 2020 елда безнең «АгроСтартап» программасы буенча грант ярдәме белән ул бал эшкәртү һәм фасовкалау цехы оештырды. Ә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен яңа белемнәр кирәк булгач, Виктория Авыл хуҗалыгы министрлыгы Фермерлар мәктәбенә сайлап алынды.
Русия экспорт үзәге белән бергә эшләү нәтиҗәсендә Виктория Хаҗиева Казахстанга беренче бал партиясен җибәргән инде. Анда безнең башкорт балы турында бик яхшы фикердәләр. 2020 елда Виктория компаниясе 480 000 сумлык продукция җитештерде һәм Мишкә районында ике эш урыны булдырды.
2020 елда Мишкә районында - 39, ә 2021 елның беренче кварталында 12 эшкуарлык сәгате үткәрелгән. Аларда безнең эшкуарларның 60 проекты каралды. Районда хәзер 261 кече эшкуарлык субъекты эшли (+6).
Безнең барлык бизнес-шерифларның төп бурычы - эшкуарларга Башкортстанда булган барлык ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге бирү, төбәк һәм муниципаль власть органнары, Эшкуарлыкка ярдәм итү институтлары арасында сыйфатлы һәм һәрьяклы хезмәттәшлек оештыру. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Мишкә районы бизнес-шерифы Динар Мортазин моны булдыра.
Исегезгә төшерәбез, атна саен үткәрелә торган «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашу өчен гаризаны Башкортстан Республикасының инвестицион порталында бирергә мөмкин https://investrb.ru/