+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2021, 10:05

Башкортостан бизнеска административ басымны киметү буенча лидер-төбәк исәбендә

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада узучы “Газ. Нефть. Технологияләр” форумында катнашты.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада узучы “Газ. Нефть. Технологияләр” форумында катнашты.

“Бүген пленар утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады, анда әлеге тармакның үсеш трендлары турында фикер алыштык. Үз чыгышында ул Башкортостанның бизнеска административ басымны киметү буенча лидер-төбәкләр унлыгына керүен хәбәр итте. Бу мөһим күрсәткечне билгеләү өчен Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил төрле ведомстволар мәгълүматларын анализлый һәм махсус рейтинг төзи. Шулай итеп, узган ел нәтиҗәләре буенча без 11нчедән 9нчы урынга күтәрелә алдык. 2019 елда 38нче генә урында идек.

Бу юнәлештә системалы эш нәтиҗәсендә шундый алга китеш ясый алдык. Аны төбәк Башлыгы шәхсән үзе җитәкли. Мин дә даими шөгыльләнәм. Бу эшчәнлектә, беренчедән, безнең хөкүмәт структуралары катнаша; икенчедән, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, өченчедән, күзәтчелек һәм хокук саклау органнарының өченче вәкилләре. Һәм бизнес, әлбәттә, шулай ук читтә тормый. Даими рәвештә уртак очрашулар уздырабыз һәм аларда үткәрелгән тикшерүләр, язылган штрафлар һәм башка түләтүләр чараларын тикшерәбез.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, инде ике ел инвестиция һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисының атналык утырышлары уза. Тагын “Хисап көне”н керттек.

Мәскәүдә бу тырышлыкларыбызны күреп, безне рейтингта күтәрүләренә бик шатмын. Мондый әйберләр ни генә булса да инвестиция мохитен стимуллаштыра”, дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”
Читайте нас