- Хәзерге вакытта Башкортстанда сәнәгать һәм гражданлык тәгаенләнешендәге объектларны файдалануга тапшыруны, торак төзелешен арттыру, шулай ук социаль инфраструктура объектларын төзү буенча актив эшчәнлек алып барыла, димәк, электр җиһазларына ихтыяҗ да арта. Әлеге инвестпроектны гамәлгә ашыруга 240 миллион сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла, 65 яңа эш урыны булдырылачак, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.