+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2021, 10:04

Медицина җиһазлары үзебездә җитештереләчәк

Инвесторлар проектларын киңәйтергә тели.

«Башкортстан криоген технологияләре» җәмгыятенең «Кумертау» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары медицина һәм техник газлар җитештерү проектын киңәйтергә уйлый. Компания медицина дәвалау учреждениеләре өчен криоген җиһазлар җитештерергә җыена. Элегрәк резидент 300 миллион сум инвестицияләр турында белдергән иде, киңәйтүгә шул кадәр үк акча җибәрү планлаштырыла.
Бу хакта монопрофильле муниципаль берәмлекләрне үстерү буенча киңәшмәдә билгеле булды, ул республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова рәислегендә узды.
- Инвесторларның проектларын киңәйтергә һәм өстәмә инвестицияләр җибәрергә әзерлеге Башкортстанның бизнес алып бару өчен уңайлы төбәк булуын күрсәтә. Проектны киңәйтү нәтиҗәсендә, суммар рәвештә 50 эш урыны булдырылачак, - дип хәбәр итте Екатерина Кликунова.
Яңа проект конденсацияләнгән криопродуктларны газ хәленә үзгәртергә мөмкинлек бирә торган криогазификаторлар җитештерүне үз эченә алачак. Хәзерге вакытта инвестор проектның финанс моделен формалаштыру өчен республика медицина учреждениеләре ихтыяҗларына техник аудит үткәрүне планлаштыра.
Мартта Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Башкортстан криоген технологияләре» җәмгыятен резидентлар реестрына кертте. Компания тулы цикл схемасы буенча медицина һәм техник газлар җитештерү проектын гамәлгә ашыруга кереште. Предприятиедә сыек медицина кислороды, газ хәлендәге һәм сыек азот чыгарырга планлаштыралар, ул шул исәптән криотерапия вакытында кулланыла. Инвестиция проектын 2021-25 елларда гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас