+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Май 2021, 13:50

Башкортстан алда булсын!

Бүген Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин видеоконференция режимында «Фән сәгате» киңәшмәсен үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин видеоконференция режимында «Фән сәгате» киңәшмәсен үткәрде.
Анда республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәкнең югары уку йортлары ректорлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә – Башкортстанның карбон полигоннарын булдыру буенча сынау фәнни-белем бирү проектына керү перспективалары.
- Исегезгә төшерәбез, сүз Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның парник газлары чыгаруны киметү турындагы Указы турында бара. Шулай итеп, Төп парник газлары балансы агымнарын үлчәү методикасын эшләргә кирәк, ә атап әйткәндә, парник газлары чыгаруның радикаль кимүенә ирешү өчен аларның кайда бүленеп чыгуын һәм йотылуын белү зарур. Нәкъ менә шуның өчен карбон полигоннары һәм фермалары булдырыла да инде, – дип билгеләп үтте Александр Сидякин. - Әлегә Русиядә җиде пилот төбәк билгеләнде: Калининград, Сахалин, Свердловск, Новосибирск, Төмән өлкәләре, Чечен Республикасы һәм Краснодар крае. Безнең республиканың сигезенче сынау төбәге булу өчен яхшы өстенлекләре бар.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе сүзләренә караганда, Евразия фәнни-мәгариф үзәге рәвешендә куәтле фәнни база, урманнар, авыл хуҗалыгы җирләре һәм торф сазлыклары рәвешендә бай табигый ресурслар кебек фактлар республика файдасына сөйли. Болар барысы да парник газларын йоту индустриясе барлыкка килүгә ярдәм итәчәк.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/142152.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/142152.html
Читайте нас