Башкортстанда “НефАЗ” пассажир автобусларын җитештерү 2024 елга 2 меңнән 3 мең берәмлеккә кадәр артачак. Пассажирлар транспортын җитештерү куәтләрен үстерү буенча әлеге инвестиция проекты, шулай ук республикада сәнәгать технопаркын төзү Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның Яр Чаллыга эш сәфәренең төп темалары булды, анда ул двигательләр заводында, автомобиль заводында, фәнни-техник үзәктә һәм “ЦФ КАМА”да булды.
- Без предприятиенең чыннан да үрнәк булуына тагын бер кат инандык, җитештерү мәдәнияте бик югары. Бу нәкъ менә әлеге тармакта гына түгел, тулаем сәнәгатьтә дә кирәкле стандарт. Шуңа күрә безнең предприятие җитәкчеләре ике атнадан бу тәҗрибәне үзләштерергә киләчәк. Алар монда укыячак һәм аннары үзләрендә моны кертәчәкләр. “КамАЗ” белән шулай ук берничә зур проект планлаштырабыз, - дип ассызыклады республика Премьер-министры.
“КамАЗ”ның генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашу барышында Туймаз шәһәрендә “ТЗА” компаниясенең файдаланылмаган комплексы базасында сәнәгать технопаркы төзү турында, шулай ук Нефтекамада “НефАЗ” предприятиесендә пассажир транспорты җитештерү куәтләрен үстерү елына 3000 берәмлеккә кадәр килешүләр каралды.
Туймазыдда төзеләчәк технопарк 49 процентка - республиканыкы, ә 51 процентка “КамАЗ”ныкы булыр, дип планлаштырыла. Сәнәгать технопаркы яңа производстволар, эш урыннары булдырырга һәм республика бюджетына керем тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Технопарк резидентлары башка предприятиеләр дә була ала, дип билгеләп үтелде.
Инвестицион проекты кысаларында “НефАЗ” базасында пассажир автобуслары чыгару буенча җитештерү куәтләрен үстерү планлаштырыла, автобусларның модель рәте яңартылачак һәм аларны җитештерү елына 3000 берәмлеккә кадәр артачак. Мондый күрсәткечләр 2024 елга җитәчәк. 2021 ел нәтиҗәләре буенча сату күләме -- 2000 берәмлек. Әлеге этапта инвестицияләр суммасы 4 миллиард сум тәшкил итә.
Андрей Назаров сүзләренчә, республика алдында хәзер мондый масштаблы бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен квалификацияле персоналны әзерләү бурычы тора. “КамАЗ” ягыннан шулай ук Нефтекамада укыту-җитештерү базасын үстерүнең әзерлеге әйтелде.
Очрашу йомгаклары буенча республика Хөкүмште Премьер-министры, партнерлыкны алга таба киңәйтү максатыннан, Башкортстан белән “КамАЗ” арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- “КамАЗ” - Башкортстанның стратегик партнеры. Безнең алда җитди бурычлар тора, аларны тыгыз элемтәдә хәл итәргә кирәк, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru