Радий Хәбиров ипотека ярдәмендә күпләрнең тораклы булуын игътибарга алды.
28 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Саклык банкы җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Яклар төбәкнең финанс секторын үстерү һәм банк катнашлыгында яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.
- Саклык банкы - безнең күптәнге һәм бик ышанычлы партнерыбыз. Ул республиканың иң эре салым түләүчеләре һәм эш бирүчеләре исәбенә керә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагын актив кредитлый, эре социаль проектларны гамәлгә ашыра, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Торак төзелешен финанслауда банк аеруча зур роль уйный. Төзелешләр өчен эскроу-счетларның яртысыннан артыгы проект финанславы кысаларында Саклык банкына туры килә. Торак төзелешенә акча туплауның 2014 елда башланган республика программасы да югары нәтиҗәлелеген раслады. Башкортстан шушы елның беренче кварталында 16 миллиард сумнан артып киткән ипотека кредитлары күләме буенча ил төбәкләренең беренче бишлегенә керә. Республика авыл ипотекасы өлешендә дә алда бара. Программа эшли башлаганнан бирле 3 миллиард сумлык 1 484 кредит бирелгән.