+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Май 2021, 10:45

Электромобильләр өчен комплекс сафка карде

Башкортстанда электромобильләр өчен заправкалау комплексы эшли башлады.

Башкортстанда электромобильләр өчен заправкалау комплексы эшли башлады.

Чишмә районында электромобильләр өчен заправкалау комплексы ачылды. Ул М-5 «Самара–Уфа–Чиләбе» федераль трассасы буенда, «Чишмә-М5» кемпингының парковка мәйданчыгында урнашкан. Бу хакта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Без бу транспорт төренә ихтыяҗ барлыгын аңлыйбыз, шуңа күрә безнең бурычларның берсе – инфраструктураны тәэмин итү. 2020-24 елларга республика территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе белән юл буе сервисы объектын электромобильләр өчен зарядка колонкасы белән җиһазлау каралган, - дип билгеледе Алексей Гусев.

Дөньякүләм брендларның барлык төр электромобильләре өчен универсаль зарядка комплексы турында сүз бара. Аны зарядка комплекслары челтәрен үстерү белән шөгыльләнүче "Энергия+Башкортостан" җәмгыяте урнаштырды.

Зарядка комплексының куәте - 22 киловатт, бу премиум класслы автомобильне дүрт сәгать эчендә заправкаларга мөмкинлек бирә.

- Мәскәүдә мондый зарядка комплексының бәясе уртача 356 мең сум тәшкил итә, ә без аны 248 мең сумга бирәбез. Биреп кенә калмыйбыз, ә тоташтырабыз, көйлибез һәм ике еллык хезмәт күрсәтүне һәм гарантияне бирәбез, безнең миссиябез нәкъ менә шунда чагыла, – дип уртаклашты «Энергия +Башкортостан" җәмгыяте директоры Равил Гатин.

Бүгенге көндә компания Нефтекама шәһәрендә, шулай ук Бишбүләк һәм Чишмә районнарында шундый ук заправкалау пунктлары урнаштырган да инде. Эшкуарның планнарында ел ахырына кадәр республиканың тагын 10 районында урнаштыру каралган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына мөрәҗәгать иткән юл буе сервисы өлкәсендә эшчәнлек алып барырга җыенучы инвесторлар үз объектларында мондый җайланмаларны урнаштырырга әзер булуын белдерә.

Фото: правительстворб.ру


Читайте нас