Туймазы районында бетон ташучы автомобильләр заводы базасында яңа индустриаль парк булачак.
28 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы районына эш сәфәре барышында "Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы" җәмгыятендә булды. Төбәк җитәкчесе предприятие базасында «Туймазы» индустриаль паркын булдыру проекты белән танышты.
Заводның генеральный директоры Сергей Кленько хәбәр иткәнчә, завод территориясендә инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителгән файдаланылмый торган мәйданнар бар. 20 елдан артык буш торучы корпусларны ремонтлау өчен кирәкле инвестицияләр күләме 450 миллион сумга бәяләнә. Бу бизнес өчен 31 мең квадрат метрдан артык аренда мәйданы әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Проектны финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына карала. Бу кертемнәр резидентларның аренда түләүләреннән капланачак, алар шулай ук яңа эш урыннары булдырачак һәм салым түләячәк.
Туймазы бетон ташучы автомобпльләр заводы паркның төп резиденты булачак, ул монда тагылма техниканың киң ассортиментын җитештерүне башлап җибәрәчәк.
Фото: glavarb.ru