«Фермер мәктәбе»нең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары проектлары «Агростартап» федераль программасы буенча грантлар алу конкурсында уңышлы тәкъдим ителү мөмкинлегенә ия.
Бу хакта Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов хәбәр итә.
Икенче агымдагы 20 тыңлаучы Башкорт дәүләт аграр университеты базасында «Кошчылык» һәм «Умартачылык» белгечлекләре буенча белем алды.
- Республикада кече хуҗалыкларны үстерүгә җитди игътибар бирелә. Бу, барыннан да элек, «Агростартап» кебек грант программалары кысаларында дәүләт ярдәме, - диде бу уңайдан Рамил Нуриәхмәтов. - Ел саен аларны тормышка ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 700 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.
Ул ассызыклаганча, «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар үз проектларын, шул исәптән әлеге грантлардан нәтиҗәле файдаланып, уңышлы гамәлгә ашыра алачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада «Агростартап» грантлары «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында бирелә.
2021 елда конкурста катнашу өчен гаризалар 9 июньнән 25 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106, ял көннәреннән тыш.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29. Катнашу шартлары, кагыйдәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/353031/Фото: pravitelstvorb.ru