Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә режимында Татарстанда “Аурус” автомобильләрен серияле җитештерү предприятиесен ачу тантанасында катнашты.
Чарада, шулай ук, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ростех”ның генеральный директоры Сергей Чемезов һәм “Аурус” җәмгыяте генеральный директоры Адиль Ширинов катнаштылар.
Яңа, бердәм модульле платформа һәм автомобильләр сериясен эшләү һәм җитештерүгә кую проекты аның базасында 2013 елда старт алды. Компонентлар һәм автомобильләрне алар базасында эшләү Европа һәм Азиянең әйдәүче компанияләре катнашлыгында автомобиль җитештерү һәм инжиниринг предприятиеләренең киң халыкара кооперациясе көчләре белән алып барылды.
Проектта Русиянең 50дән артык предприятиесе катнаша. Хәзерге вакытта “Аурус” гаиләсе 15 модель автомобиль һәм ике мотоциклдан тора.
Фото: kremlin.ru