Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе 2-5 июньдә Петербург Халыкара икътисади форумында (ПМЭФ-2021) катнашачак. Форум кысаларында Башкортстан инвестицияләр җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк 20дән артык килешү төзиячәк.
Аерым алганда, 3 июньдә Уфадан федераль әһәмияткә ия М-5 "Урал" автомобиль юлына яңа чыгу юлы турында Башкортстан җитәкчелеге, ВТБ банкы һәм РФ ВЭБ үсеш корпорациясе арасында Русиядә иң зур концессион килешүгә кул куелачак.
Шулай ук республика белән Башкортстан сода компаниясе (БСК) арасында эре инвестиция килешүенә кул кую планлаштырыла.
Форум кысаларында республика Башлыгының берничә халыкара очрашуы планлаштырыла, шул исәптән Израиль илчесе А. Бен Цви, Бахрейн Корольлегенең тышкы эшләр министры Абдуллатыйф бән Рәшид Әл-Заяни һәм башкалар белән.
Күпчелек чараларны төбәк делегациясе Башкортстан күргәзмә стендында уздырачак, ул - иң эре төбәк мәйданчыкларының берсе. Мәйданы 231 квадрат метр тәшкил итә, ул Санкт-Петербург (1697 квадрат метр) һәм Краснодар крае (1000 квадрат метр мәйданлы урам павильоны) стендларыннан гына калыша.
Фото: bashinform.ru