Документка Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм "А7 Менеджмент" җәмгыятенең генеральный директоры Алексей Комаровских кул куйдылар.
— "А7 Менеджмент" — республиканың агросәнәгать комплексында эре инвестор. «А7 Агро-БР» компаниясенең төбәк предприятиесе Башкортстанның җиде районында җитештерү эшчәнлеген башкара. Предприятие эшләгән чорда төбәктә 200дән артык яңа эш урыны булдырылды һәм 1 миллиард сумга якын инвестиция җибәрелде, — диде Илшат Фазрахманов.
Яңа үсемлекчелек һәм терлекчелек программасы Балтач районында гамәлгә ашырылачак, агротехника сатып алуга инвестицияләр 500 миллион сумга бәяләнә, инвестор 200 миллион сумга якын акчаны Бишбүләк районындагы проектларга юнәлтәчәк.