+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июнь 2021, 13:14

Инвестицион климат бездә нинди?

Иртәгә дәүләт рейтингы нәтиҗәләре билгеле булачак.

Иртәгә дәүләт рейтингы нәтиҗәләре билгеле булачак.
4 июньдә Петербург Халыкара икътисади форумында Русия субъектларында инвестицион климат торышының дәүләт рейтингы нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Русия субъектларында инвестицион климат торышының рейтингы Русия Федерациясенең әйдәп баручы эшлекле берләшмәләренең һәм автоном коммерцияле булмаган "Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» оешмасының системалы проекты булып тора, ул Русия субъектларында инвестицион климатны үстерүнең уңай шартларын тәэмин итү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне эзләүгә, ачыклауга һәм тиражлауга юнәлтелгән.
Рейтинг ел саен Русия Президентының Федераль җыелышка 2013 елның 12 декабрендәге Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге нигезендә төзелә.
Быелгы ел да искәрмә булмады. Шулай итеп, традицион мәйданчыкта, Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында, 4 июньдә үткән ел нәтиҗәләре буенча рейтинг нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк.
Фото: ria.ru
Читайте нас