+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июнь 2021, 10:15

Уфа - Тель-Авив арасы - очып кына барасы!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Израиль дәүләтенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Бен Цви белән Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында үткән очрашуында Уфадан Тель-Авивка туры авиарейс ачу зарурлыгы турында сүз барды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Израиль дәүләтенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Бен Цви белән Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында үткән очрашуында Уфадан Тель-Авивка туры авиарейс ачу зарурлыгы турында сүз барды.

Радий Хәбиров сүзләре буенча, туры авиаочыш ачу территориянең инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәр иде һәм республика аны беренче вакытларда бюджеттан дотацияләргә әзер. Рейсны ачу планнары 2019 елда ук яңгыратылган иде, әмма аларны гамәлгә ашыруга коронавирус пандемиясе комачаулады.

Беренче чиратта Уфа һәм Тель-Авив арасында рейсны ачу бизнес-даирәләрнең тыгызрак элемтәләренә ярдәм итәчәк. Республикага Израильнең төзелеш өлкәсендә, IT-парклар булдыруда тәҗрибәсе кызыклы.

"Республикадан Израильгә туристлар күп бара, шул исәптән хаҗилар да, медицина өлкәсендәге хезмәттәшлек тагын бер мөһим юнәлеш булып тора», — диде республика Башлыгы.

Республика "Хорев" медицина үзәге белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыра башлады. «Чикләрсез Хорев» программасы кысаларында Израильдә Башкортстаннан килгән табибларның беренче төркеме стажировка үтте дә инде. Шул ук клиникада авыр диагнозлы берничә бала тикшерелде һәм дәваланды.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу республиканың доктор Барак клиникасы белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә Уфада ике илнең иң зур белгечләре катнашлыгында I Русия-Израиль медицина форумы узды.

Радий Хәбиров Израиль Илчесен Уфада 3-10 июльдә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылышына чакырды. Анда «Хеллелуя» бию коллективы Израиль халкының мәдәнияте колориты һәм үзенчәлеге белән таныштырачак.

Израиль Илчесе Башкортстан Башлыгына Уфага килергә һәм Бөтендөнья Фольклориадасын ачуда катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан һәм Израильнең фәнни-техник, вузара, мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне, шулай ук туризмны үстерү өчен потенциалы зур.

"Без туры авиаочыш ачарга да ярдәм итәргә әзер, без Башкортстаннан килгән туристларга бик шат булачакбыз. Минемчә, республика Израиль туристлары өчен дә кызыклы булырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, безнең илдә Русиядән чыккан миллион ярымнан артык кеше яши. Бизнес-миссияләр белән дә алмашырга кирәк. Тиздән коронавирус пандемиясе белән хәл тотрыкланыр һәм карантин чикләүләре бетерелер дип өметләнәм», — диде Александр Бен Цви.

Фото: башинформ


Читайте нас