+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июнь 2021, 13:35

Уфаның транспорт системасы камилләштереләчәк

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ВЭБ.РФ идарәсе әгъзасы Олег Говорун республика Хөкүмәте һәм Үсеш дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм ВЭБ.РФ идарәсе әгъзасы Олег Говорун республика Хөкүмәте һәм Үсеш дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ шәһәр җәмәгать транспортын үстерү һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру өлкәсендә уртак эшне күздә тота. ВЭБ.РФ корпорациясе Уфа агломерациясе җәмәгать транспортының бердәм операторын төзүдә катнашачак. Моның нәтиҗәсе маршрут челтәрен оптимальләштерү һәм пассажирлар йөртүне комплекслы үстерү булачак.
- Безнең уртак системалы гамәлләребез Уфада заманча стандартларга җавап бирүче сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Бергә без республикада кешеләр тормышын уңайлы һәм хәвефсез итә алабыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
- Уфа агломерациясе пассажир транспортын комплекслы реформалау төбәк усешендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. ВЭБ.РФ Башкортстан стратегиясен тулысынча хуплый һәм реформаны үткәрүдә актив катнашырга әзер, – диде Олег Говорун. – Республика дәүләт корпорациясе белән берлектә юл картасын эшләде, аерым алганда, Уфаның тузган трамвай челтәрен тергезү, троллейбус челтәрен модернизацияләү, пассажир транспортының хәрәкәт составын яңарту. Болар барысы да Уфа агломерациясендә транспорт элемтәсен сизелерлек яхшыртырга һәм халык очен транспорт хезмәтенең яңа сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас