Башкортстанда 11 эшкуар «Үз эшеңне башла» социаль проектларның корпоратив программасында җиңеп чыкты.
Башкортстан Республикасында эшкуарлык атнасы кысаларында «Благовещен арматура заводы» җәмгыятендә (ул «Берләшкән металлургия компаниясе» җәмгыяте составына керә) җиңүче "Үз эшеңне башла" социаль эшкуарлыкны үстерү программасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Үз эшеңне ачу өчен 200 мең сумлык грантларны 11 социаль әһәмияттәге проект алды.
"Берләшкән металлургия компаниясе" җәмгыяте 2016 елдан социаль эшкуарлыкны үстерү программасын гамәлгә ашыра. Ул бу өлкәдә иң яхшы Русия тәҗрибәләрен ачыклау һәм алга этәрүгә, эшкуарлык башлангычларын хуплау һәм аларның финанс ярдәменә, шулай ук төбәк һәм урындагы җәмәгатьчелек өчен уртак социаль проблемаларны хәл итәргә омтылган гражданнарның үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыруга юнәлтелгән.
Бүләкләү тантанасында Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов, Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов һәм «Благовещен арматура заводыы» җәмгыятенең идарәче директоры Андрей Доценко катнаштылар.
- Программаны алга таба да дәвам итәчәкбез. Предприятие файда өчен генә проектны тормышка ашырмый, бу - корпоратив социаль юнәлешле сәясәт, компания үсешенең социаль юнәлешле тренды. Заводка зур рәхмәт, - диде бүләкләү тантанасында Нияз Фазылов.
Фото: pravitelstvorb.ru